ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Митингта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район үзәгендә яшәүчеләр, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Митингны район башлыгы Александр Никошин башлап җибәрде.

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта көн саен Җиңү парады репетицияләре үткәрелә.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матакның Имәнлек урамындагы “Ана даны” паркында 30 апрельдә булган бәйрәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды һәм әдәби парк рәвешендә үтте.

Район оешмалары һәм учреждениеләре арасында үткәрелгән “Игелек кыл” үзешчән сәнгать фестиваленә йомгак ясалды.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Быелның дүрт ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре рейтингында Иске Чаллы җирлеге лидер.

Апрель аенда районда  тугыз бала дөньяга килгән, ике никах теркәлгән.

“Алиш эзләреннән” төбәкара (межрегиональный) фәнни-гамәли конференциясендә безнең укучылар да уңышлы чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, шулай ук ветераннарның тол хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләре кайтты.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның эш көне сәгатьләп бүлеп куелган:  «Бердәм Россия»партиясенең төбәк башкарма комитетында сәяси дебатларреспублика районнары буенчакомандировкалар, һәм тагын – парламент тыңлаулары,конференцияләркиңәшмәләр…  Узган атнадаэш көненең бер өлешен  Айрат Нәҗипович Әлки районында үткәрде, анда ул сайлаучыларны кабул итте, халык белән очрашты. Базарлы Матактагы район Мәдәният йортында сайлаучылар каршында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришин, РТ мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Казан шәһәре Торак-инвестиция компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин чыгыш ясады.


3
май, 2016 ел
сишәмбе

Тиздән Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең илдә яшәүче һәркем өчен кадерле бәйрәм ул, чөнки аның дәһшәте кагылмаган, яу кырында бабасын я әтисен югалтмаган, әбисе я апасына тыл хезмәтчәне булырга туры килмәгән гаиләләр юктыр ул. Шуңа күрә дә бу бәйрәмгә күңелләребездә аерым хис, аерым мөнәсәбәт саклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International