ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

2016 елның 24 гыйнварында, якшәмбе көнне, районда референдум үтәчәк. Һәр авыл җирлеге  советы шул хакта карар кабул итте.

Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларны гына алга уздырып, дөньяда өченче урынны алып тора. Безнең илдә 3 миллионнан артык авыру теркәлгән. Әмма, тикшерүләр күрсәткәнчә, чын саннар 3-4 тапкыр артыграк. Димәк, җир шарында ким дигәндә 9 миллион кеше шикәр диабетыннан газап чигә.

Яңа ел бәйрәме үзенең бизәкләре, традиция-йолалары белән безгә бик якын. Районыбыз кибетләре дәЯңа ел рухы тудыру хакында алдан ук кайгыртсыннар иде.

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район үзәгендәге Геройлар паркында митинг булды. Анда район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты.

Табигать декабрьдә яңгыр яудырып, җылылык буенча рекорд куеп шаккатырса, карлар эреп бетеп барса да,  Яңа ел барыбер якынлаша бит. Бәйрәмгә әзерлек эшләре дә кыза бара.  Базарлы Матакта “Колос” кинотеатры каршындагы мәйданда районның төп чыршысы да урнаштырылды.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Яңа елның 1 гыйнварыннан инвалидларны шифаханәләргә юлламалар, тернәкләндерүнең техник чаралары (шул исәптән протез-ортопедия әйберләрен ясау һәм ремонтлау)  белән тәэмин итү дәүләт учреждениясе – Россия федерациясенең социаль иминият фонды республика бүлекчәсе аша башкарылачак.

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен “Молпром” 14 декабрьгә кадәр 17 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясый. Ә аннары 1 литр сөтне 18 сумнан сатып алачак.

Мәгълүм булганча, узган атнада “Бердәм Россия” партиясе җәмәгать кабул итүе көне үткәрде. 3 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әлкилеләрне кабул итте.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Яңа елның 1 гыйнварыннан инвалидларны шифаханәләргә юлламалар, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү социаль иминият фонды аша башкарылачак.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

7 декабрьдә муниципаль район советы инициативасы белән 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International