ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә
Салым инспекциясе 27 һәм 28 мартта Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Ял көннәрендә Чирмешәндә бокс буенча I ачык турнир үткәрелеп, анда безнең яшь спортчыларыбыз да катнашты.

Хөснетдинов Альфред Зиннур улы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары итеп билгеләнде.

Моңа кадәр ул Росреестр идарәсенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде. Р.М.Зарипов, башка эшкә күчүе сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларыннан азат ителде.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.

Әхмәт авылында яшәүче Эльвира Шәйхетдинованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган.

Борискино урта мәктәбе математика укытучысы Юлия Шатунова “Ел укытучысы-2015” республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында ветераннарга “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге югары бүләккә ия булган һәр ветеранны Хәйруллин фонды үз күчтәнәчләре белән  сөендерде.
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. 
Майчабуны урлаганнар! Бу хәбәр Демидовка  авылында иртәдән үк яшен тизлеге белән таралды. Авыл халкының ачуы чыкты: атна буе Майчабу карачкысы клуб янында басып торды, тирә-яктагы начар энергияне үзенә җыйды да, менә сиңа мә, имеш, аны урлаганнар! "Карачкы кесәсенә язып салган теләкләребез нишли инде хәзер?"–дип аптырады халык.
26 февральдә Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында муниципаль район советы утырышы була.
Анда районның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турындагы мәсьәлә каралачак. Утырыш 14.30 сәгатьтә  башлана.

26 февральдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.А.Харитонов гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү 14 сәгатьтә башлана. Адресы: Баз.Матак ав., Крайнов ур., 58 (3 нче кат, тикшерүче кабинеты).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International