Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр быел демография мәсьәләсендә райондашларның “борынына чиерттеләр”: ел башыннан биредә 12 сабый якты дөньяга килгән.
Алар нигездә әти-әниләренең беренче я икенче балалары.
Район мәдәният йортында капиталь ремонт бару сәбәпле, мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урнашкан бинага күчтеләр.
Район мәдәният йорты “Лукойл”ның “РИТЕК” хәйрия фонды үткәргән социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре республика конкурсында катнашып грант отты.
300 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнары тектерүгә һәм сатып алуга тотарга ниятлиләр.