ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
9-14 яшьлек балалар “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган республика конкурсында катнашырга чакырыла.
Хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналы сентябрь аенда Казанда узды. Анда берсеннән-берсе чибәр һәм талантлы, ныклы гаилә корып, аның җылысын саклап яши белгән булдыклы ханымнар катнашты. Безнең Гөлнәфис Минһаҗева берничә дистә конкурсант арасында югалып калмады гына түгел, ул һәр бәйгедә  үзен уңышлы күрсәтә алды. "Иң зур гаилә" номинациясендә җиңүче дип табылган Гөлнәфис ханым журналистларның  иң зур игътибарын яулаган конкурсант та булды бугай. Әллә ничә телеканал хәбәрчесе аңа интервью бирүен сорап мөрәҗәгать итте. "Ватаным Татарстан" газетасының махсус бүләгенә дә Югары Әлки авылыннан биш бала анасы Гөлнәфис Минһаҗева лаек булды.

12
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Интернат территориясендә җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды. Анда 80 нән артык җимеш агачы утыртылды. Бу чарада интернат хезмәткәрләре дә, биредә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Һәр кешегә үз агачын утыртырга мөмкинлек бирелде. Бергәләшеп файдалы эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең күңелен күтәрде, шатлык өстәде.
Район башкарма комитетының чираттагы утырышында мәктәпләргә укучыларны автобус белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә каралды.
7 октябрьдә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын кабул итте һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
12 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшиннан котлау алынды. 
"Хузангай" кооперативы кырларында, октябрь уртасы җитеп килсә дә, иртәдән кичкә кадәр эш кайный – механизаторлар көнбагыш уңышын җыялар. Басуларда берьюлы унҗиде көчле комбайн эшли, өстәмә арба таккан "КамАЗ"лар ашыга-ашыга ындыр табагына майлы бөртекләрне ташыйлар.
2013 елда безнең районнан 18 егет Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт итү өчен контракт төзегән. Быел инде 10 егет контрактлы хезмәт итә башлаган. Аларның өчесе чакырылыш буенча хезмәтен тутырып кайтып берәр ай гына ял иткәннәр дә, кабат армиягә китеп барганнар. 
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – районыбыз өчен  якын һәм үз бәйрәм. Әлки төбәге халкы гомер-гомергә икмәк үстерде, бәрәңге икте, терлек асрады. Быелгы бәйрәмне дә районыбызның уңган авыл эшчәннәре күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр быел демография мәсьәләсендә райондашларның “борынына чиерттеләр”: ел башыннан биредә 12 сабый якты дөньяга килгән.

Алар нигездә әти-әниләренең беренче я икенче балалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International