ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Строитель и К” оешмасы баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, ташчылар Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район мәктәпләрендә салым хезмәте белгечләре укучылар алдында чыгыш ясады.

19 сентябрьдә район хакимиятенең актлар залында муниципаль район советының чираттагы утырышы була.

Анда районның 2014 ел бюджеты үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралачак. Утырышка район советы депутатлары чакырыла. Җыелыш 10 сәгатьтә башлана.

8 сентябрьдән бирле ДЮСШның футбол бүлеге командалары Базарлы Матакның күп фатирлы йортлар комплексында төзелгән беренче ясалма мәйданчыкта 2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында җиңүче исеме өчен киеренке көрәш алып баралар.
27 сентябрьдә һәм 25 октябрьдә салым инспекциясе салым түләүчеләр өчен  Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Украинаның ике ут арасында калган Донецк өлкәсендә минем дә якын кешем бар: барлык ир-атлары диярлек җир астыннан күмер чыгаручылар булган Шахтерск шәһәрендә туганнан туган сеңелем Люция яши.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килгән.

Югары Кәчи авылыннан Ольга Толстованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган.

Татар милли музее хезмәткәрләре безнең районга килеп Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплаганнар.
Көзен-кышын теңкәгә тиюче гриппка каршы вакциналау дәвам итә. Инде 1507 кеше грипп авыруыннан прививка ясатып өлгергәннәр. Бушлай прививкаларны беренче чиратта кешеләр белән аралашып эшләүчеләр – укытучылар, медицина хезмәткәрләре, сатучылар, почта таратучылар, шулай ук 60 яшьтән олырак һәм еш авыручылар ясата икән. Грипны “коралланып” каршыларга теләүчеләрне табиблар район үзәк хастаханәсенә прививка ясатырга чакыралар.     

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Юхмачы”, “Борискино”, “Салман” һәм “Чаллы” отрядларында көнбагыш суктыра башладылар.

Әлегә 300 гектарда гына эш башкарылды. Гектардан уртача 10 центнер көнбагыш алына.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International