ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2014 ел
шимбә
Сабантуйда район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы эшче-хезмәткәрләрен данлау матур традициягә әйләнде. Быел район Сабан туе мәйданына "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты.

20 июль – районда бердәм референдум көне

Һәр әлкиле анда катнашып, авыл тормышындагы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү хакында үз фикерен белдерсен.


11
июль, 2014 ел
җомга
 Нурлат шәһәрендә VII Бөтенроссия чуаш халкының милли бәйрәме Уявны үткәрделәр. 
 Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексей Федонин, Любовь Борисова, Хурада мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина Иске Тумбага барып, анда яшәүчеләргә концерт күрсәтеп кайттылар.
 Күптән түгел булып үткән “Чуаш гүзәле” республика бәйгесендә Чуаш Борнаеннан Анастасия Никитина да катнашты. 
Ул оештыру комитетының дипломына лаек булды. Анастасия аңарчы “Чуаш гүзәле” район конкурсында җиңү яулаган иде.
Ел башыннан бирле район җәмәгать суды тарафыннан руль артына салмыш хәлдә утырган 39 кешенең эше каралды. 
Базарлы Матактагы антенна- мачта корылмасын коррозиягә каршы эшкәртү эшләрен үткәрү өчен 17-18 июль көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барлык радио һәм телевидение компанияләренең программалары эфирга чыкмаячак.
 Республикада "Бердәм Россия" партиясе көннәрендә татарстанлылар күп кенә файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать иттеләр партия вәкилләренә.
Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган зур семинар-киңәшмә Зәй районында үткәрелде. Киңәшмәдә агросәнәгать комплексының беренче яртыеллыкка эш нәтиҗәләре анализланды һәм быелгы уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алу турында сүз барды. Семинар эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләренең зур делегациясе катнашты.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сабантуйга ияреп, әмма аны һич кабатламыйча, быел районда Авыл көннәре дә үткәрелде. Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, нигездә күңел ачу, бәйрәм итү өчен дип оештырылса да, Авыл көненең үз максаты, үз мәгънәсе бар. Бу бәйрәмгә җыелучылар туган авылларының тарихын искә төшерәләр, бүгенгесенә бәя бирәләр, киләчәген уйлап, планнар коралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International