Мәгариф хезмәткәрләре шулай ук “Крутушка”, “Жемчужина”, “Лучезарный”, Азнакай шифаханәләрендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар (барлыгы 10 кеше).
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз һәм бер малай дөньяга килгән.
Базарлы Матактан Салахова Айзиләнең улы – гаиләдә өченче бала. Ә Шиһапова Миләүшәнең кызы – беренче сабый.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына алдан бәясен тулысынча түләү шарты белән 1 литры 29 сум 20 тиеннән дизель ягулыгы биреләчәк.
Заявкаларны 20 июльгә кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга кирәк.