ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е – алтын. Ә сез Олимпиада ярышларын карап бардыгызмы? Тәэсирләрегез, фикерләрегез нинди?
Район кино учреждениесе хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүчеләргә кинофильмнар күрсәткәннәр.
Музыка мәктәбе укучысы Энҗе Идиятуллина “Кама мозаикасы” дип аталган республика конкурсыннан диплом алып кайтты.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Балалар иҗаты йортында укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция үткәрелде.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Район хәрби комиссариаты исемлекләрендә запаста 4 меңгә якын әлкиле исәпләнә бүген. Һәм алар арасында хатын-кызлар да бар. Шуның өстенә 76 егетебез Россия Федерациясенең төрле почмакларында армия хезмәте үтәләр.
Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә“Алинә” универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Россия пенсионерлар союзының район бүлеге әгъзалары өчен хокук мәктәбе дәресе булды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда узган кекусинкай каратэ бәйгесендә “Алинә” универсаль спорт залында Геннадий Вассунов җитәкчелегендә шөгыльләнүче 6-11 яшьлек  малайлар һәм кызлар катнашты.

22
февраль, 2014 ел
шимбә
Биредә җиң сызганып техника ремонтлау белән шөгыльләнәләр.

21
февраль, 2014 ел
җомга
Үргәгар авылында зират тирәләрен тотып алуга зур тырышлык белән алындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International