Әлкидә сыерлар санын киметмәү турында кайгырталар

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Анда авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар һәм сыерларны ясалма орлыкландыру технологлары катнашты. Семинарда халыктан сөт җыю буенча туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшеп, аларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Төп мәсьәлә – кышка кергәндә халык сыерлар санын киметмәсен иде. Кышлату өчен терлек азыгы җитмәгән шәхси хуҗалыклар бар икән, авыл җирлекләре җитәкчеләренә аларга булышырга кушылды.

Шулай ук халыкның терлеге басуларда уҗым культураларын  таптап йөрмәсен өчен чаралар күрү зарурлыгына басым ясалды.

Сыерлар өчен бик куркыныч булган нодуляр дерматит чире турында халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәк. Терлекләрне лейкоздан һәм башка йогышлы чирләрдән  саклау максатында ясалма орлыкландыру эшен камилләштерү буенча да җитди тәкъдимнәр әйтелде.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International