Район символлары

Әлки районы гербы

Тасвирлама

«Дүрт яклап алтын, көмеш, яшеллек һәм җете кызыл төс белән төрелгән сыек зәңгәр җирлектә — көмеш атка атланып чаптырып баручы, шул ук металл шлем, көбә һәм кием, кара итекләр кигән, сул ягында ияр янында көмеш белән бизәлгән һәм уклар тулы алтын садак, һәм түгәрәк алтын калкан, ә җилкәсе артында алтын җәя булган татар җайдагы; җайдак уң кулына очы алтынга (җирлеккә) чыгучы, ике толымлы яшел туглы алтын сөңге йомып тоткан; атның дирбиясе җете кызыл, алтын белән бизәлгән, ат япмасы — алтын чуклы куе кызыл, кара каешка тагылган алтын өзәңгеләр».

Борынгы Әлки җире тарихи традицияләргә бай. Аның территориясе Идел буе болгар дәүләтенең үзәкләреннән берсе — хәзерге татарларның ата-бабалары.

Халык риваяте төбәкнең атамасы Болгарда яшәгән Алып батырга барып тоташа.

Әлки җире традицион аграр район булып тора. Гербның дүрт кыры-яшел, алтын, кызыл һәм көмеш аллегорик рәвештә ел фасыллары алмашына нигезләнгән авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә.

Геральдикадагы алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Геральдикадагы көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Сыек зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухи байлык.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, үсеш; куе кызыл — дан, хөрмәт һәм бөеклек.

Кара төс — зирәклек, тыйнаклык, мәңгелек тормыш символы.

Авторлар төркеме:

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Россия составында башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү); Фердинат Дәүләтшин (Әлки районы), Йосыф Зарипов (Әлки районы), Радик Минһаҗев (Чистай) катнашында.

Герб Әлки район Советының 52 нче номерлы карары белән 2006 елның 1 июнендә расланган.

Герб 2382 номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 58 нче номер белән кертелгән.

Әлки районы флагы

Тасвирлама

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — сары һәм яшел буйларга бүленгән, уртасында өске һәм аскы почмаклары белән тукыма читләренә орынган күк ромб урнаштырылган туры почмаклы тукыма; ромбта ак, кара, сары, кызыл һәм куе алсу төсләр белән район гербындагы җайдак сурәтләнгән; аның яшел туглы сөңгесе ромб читләреннән чыгып тора».

Флаг Әлки районы гербы нигезендә эшләнгән.

Борынгы Әлки җире тарихи традицияләргә бай. Идел буе болгарлары дәүләте хәзерге район территориясендә.

Халык риваяте буенча төбәктә Болгар батыры — Алып батыр яшәгән.

Әлки җире традицион аграр район булып тора. Флагның дүрт кыры-яшел һәм сары аллегорик рәвештә ел фасылларын алмаштыруга нигезләнгән авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә.

Геральдикадагы сары төс (алтын) — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Геральдикадагы ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Зәңгәр төс — намус, намуслылык, Рухият символы.

Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен символлаштыра.

Куе кызыл төс — дан, хөрмәт һәм бөеклек

Кара төс — зирәклек, тыйнаклык, мәңгелек яшәеш символы.

Авторлар төркеме:​ 

Флаг Әлки район Советының 52 нче номерлы карары белән 2006 елның 1 июнендә расланган. 2640 номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 59 нче номер белән кертелгән.

Соңгы яңарту: 2023 елның 15 гыйнвары, 21:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International