Законсыз кулга төшерелгән ана капиталы акчаларына 120 мең сум күләмендә штраф каралган

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Әлеге схемалар, ничек кенә төрле булмасыннар, һәрвакыт мошенниклык гамәле булып саналалар. Алар ана капиталыннан тулысынча яисә өлешчә мәхрүм калу куркынычын тудырып кына калмыйлар, ә җинаять җаваплылыгына һәм гражданлык-хокукый җаваплылыкка тарту өчен нигез дә булып торалар. Әлеге законсыз схемалардан файдаланган кеше  алган капитал акчаларын кире РФ Пенсия фондына кайтарырга мәҗбүр ителергә дә мөмкин.

Ана капиталы средстволарын якын туганнар арасында ялган килешүләр төзү юлы белән акчага әйләндерү механизмы аеруча киң таралган. Шулай ук дөреслеккә туры килмәгән ипотека, милек хокукы турында таныкнамәләр, торак бинада ремонт эшләре үткәрүгә шартнамәләр һәм сатып алынган күчемсез милекнең кыйммәтен бәяләү турында ялган документлар рәсмиләштерү очраклары да билгеле.

Төрле социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын алганда урлашкан өчен җаваплылыкның күләме РФ Җинаятьләр җыелмасының 159.2 маддәсендә каралган һәм күп факторларга, әйтик, бу законсыз гамәлнең бер кеше яисә бер төркем кеше тарафыннан кылынуына, хезмәт урынын файдалануга, алган акчаның күпме булуына бәйле.

Әлеге факторларның булу-булмавына бәйле рәвештә, мондый җинаятьләр өчен 120 мең сум күләмендә штраф салудан башлап 10 елга иректән мәхрүм итү һәм бер миллион сум штраф түләтү җәзасы бирелергә мөмкин. Кеше баштан ук капитал акчаларын урлап кулга төшерергә дигән ният белән эш итсә, һәм аның балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында закон таләпләрен (ана капиталы средстволарын максатчан файдалану өлешендә) бозуы  исбатланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла.

РФ Җинаятьләр җыелмасының 159.2 маддәсендә каралган җинаять кылу нәтиҗәсендә кулга төшерелгән акчалар җинаять эшендәге гражданлык искы кысаларында яисә гражданлык суды кысаларында иск юллау тәртибендә кире кайтарылырга тиеш була.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International