Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар патшабикәсе, Кышкы буран, Төлке белән Бүре, Емеля һәм Убырлы карчык (бу рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре бик оста башкардылар)  балаларның күңелләрен күрделәр: төрле кызыклы конкурслар, ярышлар оештырдылар, уйнаттылар-биеттеләр. Кечкенә әлкилеләргә бүләкләрне Хәйруллинның Хәйрия фонды әзерләгән, Хузангай мәктәбе татлы компот, йомшак күмәч белән сыйлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International