Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гыйльфанова җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар жюри хөкеменә Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасыннан өзек тәкъдим иткәннәр иде. Аларның бу эше фестивальнең “Нурлы сәхнә” номинациясендә дипломга лаек булды.
“Ак калфак”лылар үткән атнада “Әкият” курчак театрында узган бүләкләү тантанасында катнаштылар.