Бүләкнең дә ниндие – ул Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ җитәкчелегендәге артислар төркеменең авылда концертын оештырды. Альберт Мөхәммәтшин Алпар халкына һәрдаим булышып тора. Авылның озак еллар авария хәлендә булган клубы да аның ярдәме белән ремонтланып бетте. Яңартылган клубны быел 9 Май бәйрәме алдыннан тантаналы төстә ачтылар. Шул көннән биредә мәдәният тормышы җанланып китте. Илназ Баһ төркеме артистларының узган шимбәдә күрсәткән матур концерты өчен дә алпарлылар эшмәкәргә бик рәхмәтлеләр.