Әлки районыннан 18 укучы Республика чыршы бәйрәмендә катнашты

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә  районыбыздан 18 укучы  традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты.

Алар – төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Казанда “Татнефть Арена” боз сараенда узган  Яңа ел бәйрәменә  Татарстанның барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык бала чакырылган иде. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар, профессиональ артистлар, эстрада йолдызлары катнашындагы бик матур бәйрәм тамашасында күңел ачтылар.

(Республика чыршы бәйрәмендә районнан кемнәр катнашуын безнең alki-rt.ru сайтыннан карагыз).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International