Әлки районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә 200 бала катнашты

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

 Матур итеп бизәлгән чыршы янына  җыелган балаларны район башлыгы Александр Никошин якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Ул балаларга укуларында уңышларга ирешүләрен, ә мәктәпне тәмамлагач, күңелләренә якын булган һөнәрләр үзләштереп, районыбызга кайтып эшләүләрен теләде.

- Бүген районыбыз авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча зур үсештә. Әмма безгә агрономнар, ветеринария табиблары кебек белемле белгечләр җитешми, - диде Александр Никошин. – Ә авылларда тормыш елдан-ел яхшыра бара  - юллар төзелә, спорт корылмалары ачыла, социаль объектлар  сафка баса. 
Аннан Чыршы бәйрәмендә катнашучылар истәлеккә күпләп фотога төштеләр.    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International