Әлки районының Яңа Салман авылында яшәүчеләр Яңа ел бүләге алды – бәйрәм көннәрендә биредә яңа кибет ачылды

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

Республикада 100 кешеле һәм аннан зуррак авылларда модульле кибетләр төзү программасы эшләп киткәч, район җитәкчелеге Яңа Салманда шундый сәүдә ноктасы төзетүне кайгырта башлады. Кыска гына вакыт эчендә авылда кибет өчен урын сайланып, нигезе ясалды, су, электр энергиясе китерелде. Әзер нигезгә модульле кибетне исә берничә көн эчендә урнаштырып куйдылар.

Яңа кибетне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов:

–Яңа Салманда ашамлыклар кибете бик кирәк иде, – дип билгеләп үтте.–Халык бу хакта безгә дә еш мөрәҗәгать итте. Менә республика программасы нигезендә без бу мәсьәләне хәл итә алдык. Рәхәтләнеп файдаланырга язсын сезгә!

Авылның имам-хатыйбы Марат Хәйруллин уңайлы яңа кибет өчен барлык салманлылар исеменнән рәхмәт җиткерде.

–Шунысы яхшы, кибетне кайда урнаштырасы авыл халкы белән киңәшеп хәл ителде. Аның авыл уртасында булуы бик җайлы. Кибет салынуга өлкәннәр бигрәк тә шатланды. Шөкер, аның киштәләре төрледән-төрле ашамлыклар белән тулы,– ди Марат ага.

“Татпотребсоюз” төзегән кибетне авыл эшмәкәре Рәзинә Хәбирова  арендалый. Ул авыл халкын барлык кирәкле ашамлык товарлары белән өзеклексез тәэмин итеп торырга ышандыра. Кибет ачылуга, биредә җанлы сәүдә башланды.

 Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Ул электр белән җылытыла. Бина якты, җылы. Мондый модульле кибетләр үзебезнең Татарстанда эшләнә. Тантанада катнашкан “Татпотребсоюз” идарәсе урынбасары Дамир Җамалиев әйтүенчә, республикада 53 шундый кибет сафка баскан инде. Быел Үргәгар авылында да шундый ашамлыклар кибете салу күздә тотыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International