1 гыйнвардан балаларын 9 сәгатьлек режим белән эшләүче бакчаларга йөртүчеләр (болар – авыл балалар бакчалары) аена 3069 сум түләячәкләр. Базарлы Матактагы 10,5 сәгать эшләүче бакчаларда түләү баланың яшенә карап билгеләнә: 1-3 яшьтәгеләр өчен 2969 сум, 3-7 яшьтәгеләр өчен 3090 сум акча түләргә кирәк булачак.
Түләүләр арткач, компенсация күләме дә үсәчәк.