Әлки районында узган чаңгы ярышында Иске Матак җирлеге чаңгычыларына тиңнәр булмады

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бирегә район авылларыннан йөздән артык кеше җыелган иде. Аларның күпчелеге чаңгыга басып узышта катнаштылар, табигать кочагында рәхәтләнеп шуып йөрделәр.

Якшәмбе салкынча һәм аяз чын кышкы көн иде. Кар бөртекләре кояшта җемелдәп күзне чагылдыра. Һәркемнең күңеле күтәренке, дәртле музыка яңгырап тора.  Чаңгы шуарга гаиләләре, балалары белән килүчеләр шактый. Кирәксенүчеләр шунда ук прокатка чаңгы өләшәләр. Кайнар чәй, камыр ризыклары тәкъдим итеп буфет эшләп тора.

–Без бүген чаңгы ярышларын биредә – “Яшь имәннәр” лагере янында  үткәрергә булдык. Яңа ачылган чаңгы базасы тирәсендә әлегә кар катламы азрак. Тора-бара  күмәкләп чаңгы шуу һәм узышларны анда уздыра башларбыз. Ә хәзергә сезгә шома чаңгы юллары, рәхәт ял телим! – диде район башлыгы Александр Никошин, узышка старт бирер алдыннан.

Баш  хөкемдар Николай Ирдинкин ярышның тәртибен аңлатты. Чаңгы юлыннан иң башта ир-атлар алга ыргылды. Алар өч километр арага узыштылар. Аннан хатын-кызлар ике километр дистанциядә ярышты.

Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң җитез чаңгычыларга  Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Авыл җирлекләре арасында искематаклыларга тиңнәр булмады. Иске Матакның шул яше-карты гомер-гомергә  чаңгы спортында алдырды. Бу юлы да алар осталыкларын күрсәтте. Иске Камка, Чиябаш, Иске Алпар чаңгычылары да призлы урыннарны яулады.

Оешма-предприятиеләре арасында Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм район үзәк хастаханәсе коллективлары зур активлык күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International