Әлки районы бадминтончылары гандбол ярышларына билет белән бүләкләнде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алар гандбол буенча 2019 елда үтәсе дөнья чемпионатына сайлап алу турнирының Казанда булган ярышларын карап кайттылар. Әлеге ярышлар тамашачылар белән тулы стадионда узды. Биредә Россия һәм Финляндия җыелма командалары көч сынашты.

Районда бадминтон спорты белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Алар тренер Максим Муштаков җитәкчелегендә шөгыльләнеп, зона, республика бәйгеләрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Хәзер районның өч уенчысы Татарстанның иң көчле биш спортчысы исемлегенә кергән.Болар Артур Ваһапов, Алсу Галләмова һәм Анжела Крайнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International