Әлки районында 25 гыйнварда “Тоннель” операциясе үткәрелә

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклау максатында “Тоннель” профилактика чарасы үткәрә.

Әлеге операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү, пассажирларны йөртү таләпләрен бозу кебек кагыйдәләрне бозуны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International