100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасында китапханә дә урын алачак. Төзелеш эшләрен “Строитель и К” җәмгыяте башкара. Әлеге зур объект республика программасы нигезендә сафка басачак. Бу эшләргә 12 миллион сум акча каралган.
Иске Матакта мәдәният йорты авария хәлендә иде. Шуңа карамастан, аның эшчәнлеген туктатмадылар – үзешчән сәнгать коллективы чыгышлары, төрле мәдәни чаралар дәвам итте. Быел төзелеп бетеп файдалануга тапшырыласы клубта мәдәният тормышы тагын да җанланыр әле.