Әлки районы бәби тудыру йортында үткән атнада ике бала дөньяга килгән

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Музей директоры Олег Мурзин якташыбыз Петр Хузангайның Сталинград  сугышында катнашуы хакында тәфсилләп сөйләде. Иделдәге шәһәр өчен барган канкойгыч бәрелешләр шагыйрь йөрәгендә җуелмас эз калдырган. Бу аның шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Хузангайның Сталинград сугышы төтенен сеңдергән шинеле урнаштырылган витрина янына укучылар дулкынланып килделәр. Биредә Мамай Курганында табып алынган гильзалар, ярчыклар, сапер көрәге, немец авыз гармуны кыйпылчыгы да саклана. Аларны музейга эзтабарлар бүләк иткән. Шунда ук герой-шәһәргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. СССР Кораллы Көчләре ветераны Александр Стрижневның баянда уйнавына кушылып укучыларның сугышчан һтм патриотик җырлар башкаруы аеруча дулкынландыргыч булды. Бөек Ватан сугышының төрле этаплары турындагы тарихи-әдәби викторинада да балалар актив катнашты. Биредә Мария Чернова, Ульяна Чубукова, Денис Мукусев, Данил Кашкаров тулы һәм дөрес җаваплары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Тагын бер батыр якташыбыз – Сталинград сугышында катнашкан, биш сугышчан орден кавалеры, Хузангайның дусты, мәктәптә сугышчан әзерлек фәнен укыткан Салих Гыймадиев турындагы стендны да укучылар бик кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International