Ярышлар программасында чаңгы сөючеләрнең яшенә карап масс-старт, авыл җирлекләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашында эстафета һәм “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” ярышлары үткәрү карала. Җиңүчеләрне бик шәп бүләкләр көтә. Ә гаиләләр эстафетасында катнашучылар өчен тюбинглар уйнатылачак.
Катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә, ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.