Бу саннарны Пенсия фондының район идарәсе коллективының еллык отчет җыелышында җитәкчеләре Рәис Галләмов әйтеп үтте. Ел буе киеренке эшләгән бу учреждение, чөнки ай саен аларга төрле сорау-мөрәҗәгатьләр белән 350 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән бит. Шулай булса да, Пенсия фонды идарәсендә искитәрлек чиратлар юк, чөнки берәр йомышың төшсә, “мин сезгә шул вакытта киләм әле”, дип алдан да язылып куеп була, сүзеңне электрон юл белән дә җиткерә аласың. Соңгысы буенча без гомумән “текә” халык икән, ел дәвамында шәхси кабинетлардан идарәгә 1534 гариза кергән. Бу күрсәткеч буенча безнекеләр республикада өченче урында!
Пенсия тәэминатына кагылышлы хезмәтләрдән ф а й д а л а н у ч ы л а р аларның сыйфатын югары бәяләгәннәр – билге мөмкин булган иң югары “бишле”гә аз гына җитми (4,98 балл). Пенсияләр буенча белгечләр өлкәннәр белән генә эшләп калмыйча, мәктәпләргә барып, укучыларга пенсия закончалыгы нигезләрен аңлатканнар. Ә ул закончалык дигәненә әледән-әле нидер өстәлеп тора. Әйтик, 2015 елга кадәр ялга чыккан балалы хатын- кызларның пенсияләрен киредән санап карау өчен документлар кабул ителгән. Ана (гаилә) капиталын куллану мөмкинлекләре дә киңәйтелде… Кыскасы, ел дәвамында Пенсия фонды идарәсе коллективы үз эшен җиренә җиткереп башкарган.
–Бердәм команда икәнлегебезгә кабат инандым,–диде Рәис Галләмов, хезмәттәшләрен мактап. Татарстан буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Горюнова да безнекеләр эшчәнлеген югары бәяләде, барлык бурычларны үзвакытында үтәдегез, дип мактады.
Коллективның отчет җыелышында Пенсия фонды белән хезмәттәшлек иткән район ЗАГС бүлеге, Базарлы Матак почта элемтәсе узелы җитәкчеләре Энҗе Хәлиуллина һәм Ирина Нуртдинова бергәләп нәрсә эшләүләре турында сөйләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова узган елда район икътисадының ничек үсүенә бәя бирде.
Соңыннан иң яхшы эшләгән белгечләрне бүләкләделәр: район башлыгының Рәхмәт хатына Чулпан Гыйматдинова, Рәмзия Борһанова, ә Пенсия фонды идарәсе начальнигының Рәхмәт хатларына Энҗе Нургалиева, Эльвира Гайнуллина ия булдылар. Иң олы бүләк – РФ Пенсия фонды отличнигы билгесен клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузалия Галиевага тапшырдылар.