Быел үзәк паркны төзекләндерүне дәвам иттерү күздә тотыла. Аның инде проекты да эшләнгән. 14 мартта сәгать 11 дә район мәдәният йортында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 55) район халкына “Ленин бакчасы” паркы территориясен төзекләндерүнең икенче чираты проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар җиткереләчәк һәм фикер алышу булачак. Әлеге проект белән әлкилеләр муниципаль район сайтында таныша ала.
Теләге булган һәркемне фикер алышуда катнашырга чакырабыз.