Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Әлеге ярыш 17-18 мартта Ульяновск шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашия, Мордовия республикаларыннан, Ульяновск, Оренбург, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән 12-17 яшьләрдәге 396 спортчы катнашты.

Район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафин әйтүенчә, бу ярыш, катнашу өчен зур старт взносы түләргә кирәк булган коммерцияле турнирлардан аермалы буларак, Россия Спорт министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән. Мондый бәйгеләрдә балаларга спорт разрядлары бирелә.

Безнең спорт мәктәбе каратэчылары командасы ярышларда бик әйбәт чыгыш ясган. Екатерина Зинькова, Алмаз Шәйхетдинов үз категорияләрендә беренче урыннарны яулаганнар. Никита Карманаев, Андрей Зиньков икенче урынга чыкканнар. Камил Вафин һәм Данил Гыйматдинов – дүртенче урында. Алар барысы да Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары. Екатерина Зинькова спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән. Алмаз Шәйхетдинов исә беренче олылар разряды бирелгән иң яшь каратэчы булган. Андрей Зиньков һәм Никита Карманаев үзләренең беренче олылар разрядын раслаганнар.

–Мондый яхшы нәтиҗәләргә балалар тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендә даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә ирештеләр. Районыбызда киокусинкай каратэны үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгы Александр Никошинга рәхмәтебезне җиткерәбез,–ди Рамис Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International