Биш көн буе укучылар бер-берсе белән танышып, үзләренең игелекле эшләре турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, республиканың яшьләр сәясәтен тормышка ашыручылар, хәйрия проектлары җитәкчеләре белән очраштылар. Язын мәктәптә Россия укучылары хәрәкәте, “Җиңү волонтерлары”, “Волонтер медиклар” һәм башка хәрәкәтләр эшчәнлеге турында ишетү дә файдалы булды безнең үсмерләргә.