28 мартта район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелә.
Теләгән һәркем бу көнне флюорография тикшерүе үтә һәм фтизиатр консультациясен тыңлый ала.
Үзенең саулыгы турында кайгырткан һәр кеше флюорография узарга чакырыла. Үпкә чирләрен алдан ачыклау аларны уңышлы дәвалаларга мөмкинлек бирә.