Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларын вакытында түләмәгән 50 кешегә карата суд карары нигезендә чаралар күрелгән

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Административ штрафны түләүнең дә  срогы-тәртипләре бар. Штраф салу турындагы карар көченә кергәннән соң ике ай эчендә аны түләү зарур. Күпләр шулай эшлиләр дә. Вакытында түләп куялар һәм тынычлап йөриләр.

Әмма штраф бурычы белән 60 көн эчендә  исәп-хисап ясарга дигән законлы таләпкә буйсынмаучылар да бар. Андыйлар үзләренә зур проблемалар тудыралар. Чөнки “түләргә онытучыларга” карата законда кырыс чаралар каралган. Административ штрафны 60 көн эчендә түләмәүче әлеге сумманы ике тапкыр арттырып түләргә (әмма 1 мең сумнан да кимрәк түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, яисә 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Бу ел башыннан бирле районда штрафларын тиешле срокта түләмәгән 50 кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча материаллар төзелде (составлено). Суд карары белән 20 кеше штрафларын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде. Бурычлыларның 2 се 15 тәүлеккәчә кулга алуга, ә 5 есе мәҗбүри эшләргә  хөкем ителде. Штрафлар буенча әҗәтләре булган бүтән кешеләргә карата эшләр судта карала.

Кыскасы, штрафны вакытында түләп кую – иң әйбәте. Тизрәк түләүчеләр отышта да кала. 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә ул аның яртысын гына да түли ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International