Әлки районы командасы Әлмәттә узган Россия кубогы ярышларында икенче урынга лаек булды.

2018 елның 1 июне, җомга

Ә командалар арасында безнекеләр икенче призлы урынга лаек булды.

 

 Ике көн дәвамында Әлмәттә пауэрлиф­тинг һәм спортның көч таләп итә торган төрләре буенча Рос­сия кубогы уйнатылды. Бирегә илнең барлык төбәкләреннән диярлек әлеге спорт белән мавы­гучы пәһлеван яшьләр җыелганнар иде. Бу зур бәйгедә 500 гә якын спортчы көч сынашты.

Базарлы Матакта пауэрлифтинг белән озак еллардан бирле нәтиҗәле шөгыльләнүче коллектив бар. Аның белән үзе дә балачактан спорт белән җитди ма­выгучы Касыйм Зыятди­нов җитәкчелек итә.

Әлмәттәге Рос­сия кубогы бәйгесенә тренер Касыйм Зыят­динов үз кул астын­да шөгыльләнүче 20 егетнең иң көчле һәм өметлеләрен алып бара. Нәтиҗәдә алар төрле үлчәмнәрдә алты бе­ренче урынны яулый­лар. Менә ул район һәм республика данын як­лап алтын медальләргә ия булган баһадир ир- егетләребез: Рәшит Га­рипов (110 килограммга кадәр үлчәмдә), Касыйм Зыятдинов (120 кило­грамм һәм артыграк), Ю р и й Гнеден­ков (100 ки­лограмм), Данил Макаров (67,5 килограмм), Руслан Ура­имов (75 килограмм), Давид Пимурзин (60 ки­лограмм).

Касыйм Зыятдинов тренерлык белән дә үз энтузиазмына таянып кына шөгыльләнә. Ул спортка мөкиббән ба­лалар, ир-егетләр белән бар көчен, тәҗрибәсен биреп шөгыльләнүен дәвам итә. Әле Россия кубогы ярышларын­да әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән егетләрне быел Сочида чит ил спортчылары катна­шында үтәсе ярышларга да чакырып калганнар.

Гомумән, Әлмәттә безнең егетләр бик уңышлы чыгыш яса­ганнар. Аларны хөкемдарлар да, бәйгене оештыручылар да кат- кат мактаган. Касыйм Зыятдинов, Данил Ма­каров һәм Руслан Ура­имов бу ярышларда спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәүгә ирешкәннәр. Егетләребезгә алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар юлдаш булсын.

Әлеге ярышлардан соң берничә көн үтүгә, Әлмәт шәһәреннән Па­уэрлифтинг спорт клубы рәисе Ришат Фәттахов үзенең ярдәмчеләре белән районыбызга килде. Ул Касыйм Зы­ятдиновка спорт мас­терлыгына кандидат таныклыгын һәм түш билгесен тапшырды.

Бу чарада район башкарма комите­ты җитәкчесе Илнур Юсупов та катнашты. Ул районда әлеге төр спортны үстерүгә зур өлеш кертүче Касыйм Зыятдиновка рәхмәт белдерде, яңа җиңүләр теләде.

Әлеге очрашуда шу­лай ук районыбыз ко­мандасына 7-12 июньдә Сочида узачак пауэр­лифтинг буенча Европа чемпионаты ярышлары­на юллама тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International