Шул исәптән руль артына исерек хәлдә утырган бер йөртүче тоткарланган. Ул Самара өлкәсе кешесе булып чыккан.
29 майда район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда аварияләрне киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау максатында “Тоннель” профилактик операциясе үткәрделәр. Операция барышында 60 тан артык машина туктатылган, кагыйдә бозуның 13 очрагы ачыкланган.