“Бирмәскә дә, алмаска да!” – Әлки районының өлкән сыйныфлар укучылары белән очрашуда коррупцияне кисәтү хакында сөйләштеләр

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Аңа ничек чик куярга соң?  Кечкенәдән, балачактан кешедә  коррупцияне кабул итмәү, аңа каршы тору тойгысы тәрбияләргә кирәк, шул чакта гына бу җинаятьчел гамәлнең тамырына балта чабып булачак–күпләр әнә шул фикерне алга сөрә. Бу атнада район балалар иҗаты йортында өлкән сыйныф укучылары белән оештырылган чара нәкъ әнә шул максатны күздә тотты да.

 

“Белем – зур көч ул” дигән исем астындагы бу очрашу гадәти булмаган, бик кызыклы форматта узды. Аны  “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” Татарстан Президентының  Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә оештырдылар.

Иң элек Казаннан килгән кунакларны һәм очрашуда катнашучы яшьләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

– Замана яшьләре хәзер бик сәләтле, күп беләләр. Алар тормыштагы зур яңарышларга, инновация үсешенә тиз яраклашалар. Мин бүгенге очрашуга килгән егетләргә һәм кызларга мәктәптә, башка уку йортларында мөмкин кадәр ныклы белем алып, аны туган төбәгебез, районыбыз үсешендә куллануларын телим,–диде район башлыгы.

– Яшьләребезнең  коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә белемле, әзерлекле булуларын бик хуплыйм. Бүгенге очрашу темасы да шуңа юнәлтелгән бит. Районда коррупциягә каршы тору комиссиясе тарафыннан мәктәпләрдә дә күп чаралар үткәрелә. Былтыр, әйтик, 100 дән артык шундый очрашу булды, анда 2042 бала катнашты,– дип тә өстәде Александр Никошин.

Татарстан Президентының Кор-рупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе Баш киңәшчесе Алексей Тарабукин яшьләрнең бу очрашуда актив булуларын теләде. “Балалар, яшьләр коррупциянең тормышыбызга салган зыяны турында белеп, аңлап үссә, моның уңай нәтиҗәсе һичшиксез булачак”,– дип ассызыклады ул.

“Бирмәскә дә, алмаска да!” республика яшьләр программасы җитәкчесе  Никита Баталов коррупциягә каршы юнәлдерелгән  әлеге программа хакында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, республикада хәзер шундый 30 проект эшли, 150 ләп чара үткәрелгән, анда 200 мең кеше җәлеп ителгән.

Никита Баталов залда утыручы яшьләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп,  беренче карашка гади генә күренгән сораулар бирде. Әйтик, “закон”, “законны үтәмәү” дигән төшенчәләрне сез ничек аңлыйсыз? Ә нәрсә ул коррупция? Укучылар башта әллә ни активлык күрсәтмәде. Ә инде әлеге чара уен формасына күчкәч, егет һәм кызларыбыз күз алдында җанланды, чараны алып баручылар биргән сорауларга шунда ук кызыклы җаваплар да яңгырады. Соңрак алар берничә командага бүленеп, коррупцияне танып белү мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Оештыручылар укучыларны  төрле тормышчан ситуацияләр алдына куйдылар. Мәсәлән, кызына чирек өчен яхшырак билге куйсын өчен әнисе аның укытучысына  конфетлар һәм кофе бүләк итә. Икенче берәү абруйлы эшкә урнашу өчен законда кушылганча сайлап алу сынавы үтми, ярдәм сорап үзенең танышына – район башлыгы кардәшенә мөрәҗәгать итә. Тагын бер очрак: бушлай УЗИ тикшерүе үтү өчен авыру баланың әнисе табибка бүләк бирә һәм мәсьәлә хәл ителә. Кагыйдәне бозып, транспортның тизлеген арттырган шофер исә җәзадан качу өчен ЮХИДИ инспекторына акча төртә.

Укучылар һәр очрак буенча төрле фикерләрен әйттеләр, әлеге ситуацияләрдәге коррупция билгеләрен  ачыкладылар.

Әгәр сезне ришвәт бирергә мәҗбүр итәргә теләсәләр, нишләргә? Бу очракта үзеңне ничек тотарга, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу мәсьәлә буенча да укучыларга киңәшләр бирелде, белешмәлекләр таратылды.

Әйе, коррупциядә гаеплеләрне эзләп, үзеңнең бу яманлык машинасы алдында көчсез булуыңны танырга, бик үк дөрес булмаган тәртибеңне аклап сәбәпләр табарга була. Әмма һәркем үзен коррупция системасын җиңүдә җаваплы дип санаганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Оештыручылар яшьләргә әнә шул хакыйкатьне җиткерергә омтылдылар.

Залда утыручы укучыларга берничә ел элек Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган, хәзер Казан медицина университетында һәм КФУ да белем алучы, Татарстан иҗади яшьләр академиясе әгъзасы Олег Никошин да мөрәҗәгать итте.

– Киләчәгегезнең нинди булуы үзегезнең кулда.  Республикада яшьләргә белем алу, үсешкә ирешү өчен мөмкинлекләр бик күп. Кая гына  укысак һәм эшләсәк тә, туган районыбызны кайгыртып, аның белән ныклы элемтәдә яшик,–диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International