Әлки егетләре Сочидан алтын медальләр белән кайттылар

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Әлеге мәртәбәле бәйгегә Татарстаннан 15 кеше барган. Аларның өчесе Әлки егетләре. 
Биш көн буе барган чемпионат ярышларында Европаның төрле илләреннән 70 тән артык команда катнашкан. Районыбыз егетләре анда гаять уңышлы чыгыш ясаганнар. Касыйм Зыятдинов һәм Давид Пимурзин (14 яшь, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы) үз үлчәмнәрендә алтын медальләргә ия булганнар. Ә Юрий Гнеденков призлы өченче урынны яулаган. 
Касыйм Зыятдинов анда спорт мастеры разрядын яклаган. Ул күптән түгел Әлмәт шәһәрендә узган Россия беренчелегендә спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән иде.
Тренер Касыйм Зыятдинов бүген 20 ләп балага пауэрлифтинг буенча күнекмәләр бирә.  Аның шәкертләре спортның бу төре буенча елдан-ел югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр. Инде Европа беренчелегендә дә  үзләрен күрсәтеп, зур җиңүләр яулап кайттылар.
Касыйм Зыятдинов Сочида узган зур бәйгегә баруда ярдәм итүләре өчен район башлыгы Александр Никошинга, эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка бик рәхмәтле. Шулай ук эшмәкәр Айрат Гатауллин да спортчыларга юл чыгымнарын күтәрүдә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International