Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Яшенле яңгыр вакытында секундына 17 – 22 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан артмаячак.

Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International