Әлки районы: Мөселманнар 21 июльдә Изге Болгар җыенында очрашачак

2018 елның 18 июле, чәршәмбе
Ул, елдагыча, күрше Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышлана. Тарихи бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселманнар киләчәк. Истәлекле тарихи вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International