Әлки районында узган ун көндә 242,2 тонна сөт хәзерләнгән

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт 2817 килограммга, алдагы ункөнлеккә карата 3359 килограммга күбрәк җыелган. Иң күп сөт Чуаш Кичүе (26503 кг), Түбән Әлки (22993), Иске Алпар (16227кг), Иске Салман (14005кг) җирлекләрендә  җыеп алынгаан.

Җәй – мул сөт чоры. Куе үләнле көтүлекләргә йөреп кайткан сыерлар кичен хуҗаларын чиләк-чиләк сөт белән сөенднрә, иртән дә кимен куймый. Сөт тапшырып акча эшләп алу вакыты. Тик аны кабул итү бәяләре генә сыер асраучыларны сөенденми. Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәр “Д.Шәйхетдинов” предприятиясе сөтне һәр килограммын 14 сумнан, “КМЗ” җәмгыяте тагын да арзанракка – 13 сумнан кабул итә.

Кайсы авыл җирлекләрендә сыерлар сөтлекоәк, хуҗалары уңганрак соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бер сыердан иң күп сөтне Ташбилге җирлегендә тапшырганнар – 10,2 килограмм. Иске Хурада, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе җирлекләрендә әлеге күрсәткеч 9,6 -9 килограмм тәшкил итә.  Гомумаән район буенча һәр сыердан тәүлегенә 7,5 кг сөт хәзерләнгән.

Әлкилеләрнең йортларында хәзерге вакытта 2880 баш сыер терлек исәпләнә. ШУларның 365 башы – гаилә фермаларында асралучы сыерлар. Узган ел белән чагыштырганда сыер терлеге саны 109 башка арткан. Бусы әигрәк тә әйбәт күренеш: сөтне сатып алу юәяләре түбән булса да, авыл халкы күңелен төшерми, киресенчә, савым сыерына , өметен баглап, баш санын арттыра, хуҗалыгын ныгыта. Шулай булмыйча, сөт тапшыру – күпләр өчен тормыш итү чыганагы бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International