Әлки муниципаль районы советының егерме икенче утырыш булып үтте

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Аның эше белән муниципаль район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт советының җирле үзидәрәләр белән эшләү бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты. 
Утырышның көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе итеп депутатлар Әлки муниципаль районы уставы проекты буенча советның юридик бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова чыгышын тыңладылар. Дарья Хәлилова шулай ук икенче, өченче һәм дүртенче мәсьәләләр буенча да чыгыш ясап, балигъ булмаганнар эшләре район комиссиясе составына үзгәрешләр кертү, депутатларның, җирле үзидәрәләргә сайланып куела торган вазыйфалы затларның, контроль хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтләренә түләү тәртибе һәм шартлары турында сөйләде, Әлки мунципаль районы советының 2008 ел, 10нчы октябрьдә кабул ителгән социаль ипотека буенча торак төзү өчен җир участоклары бирү турындагы карарның юкка чыгарылуын игълан итте. Депутатлар әлеге мәсьәләләр буенча тавыш биреп карарлар кабул иттеләр. 
Утырыш көн тәртибенә кертелгән берничә мәсьәлә буенча район финанс бюдҗет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Кышкы ягу сезонына әзерләнү буенча мәсьәләләр турында район башкарма комитетеның инфракструктура бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов мәгълүмат җиткерде. 
Утырышта шулай ук башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савин депутатларга балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру хакында сөйләде. 
Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча утырышта катнашкан депутатлар карарлар кабул иттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International