Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XV Ачык слеты

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

2018 елның 3-5 октябрендә Казан шәһәрендә «Патриот " республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XV ачык слеты узды. Слетта 14 яшьтән 16 яшькә кадәрле 300 кеше 21 команда белән чыгыш ясады. Өч көн дәвамында катнашучылар ун төрле дисциплина буенча көч сынаштылар, алар арасында автоматны сүтеп-җыю, саф әзерлеге, волейбол һәм мини-футбол буенча турнирлар, шулай ук ГТО нормаларын үтәү. Әлки районыннан слетта гимназиянең "Ритм" патриотик клубы катнашты. Безнең клуб слетта лаеклы чыгыш ясады һәм "Визит карточкасы"дисциплинасында призер булды. Нурлыхакова Эльвира " Гәүдә бөгелеше", " Өлешчә АК-74 сүтеп - җыю" дисциплиналарында 1,2 урын алды. Команданы Астафьев О. С.  әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International