Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе хәбәр итә.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Идел – Кама» аучылык хуҗалыгы территориясендә атылган су йөзүче кошлардан (үрдәк) алынган биологик материал (Татарстан Республикасы) «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә (2018 нче елның 10 нчы октябрендә чыккан 144-158 нче номерлы) алынган лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча РНК А тибындагы грипп вирусы булуы турында хәбәр итә.

Моның белән бәйле рәвештә, Идарә, аеруча куркыныч авыруның – Югары патоген кош гриппы булдырмау буенча кирәкле чаралар күрүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International