Эшләүче һәм эшләмәүче бурычлылар өчен алимент түләүләре буенча бурычларны исәпләү тәртибе турында аңлатулар.

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Хезмәт килешүе (хезмәт контрактлары)  буенча эшләүче бурычлыларга, пенсия алучыларга, стипендияләргә һәм башка шундый ук түләүләргә карата бурычларны исәпләү хезмәт хакы күләменә һәм башка алынган керемгә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе Гаилә Кодексының 113 статьясы һәм 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы “Башкарма җитештерү турында" Федераль законның 102 статьясы нигезендә эшләмәүче затларга карата алиментлар буенча бурычларны исәпләү Россия Федерациясе буенча уртача айлык хезмәт хакы буенча билгеләнә. Уртача хезмәт хакы турында рәсми мәгълүматлар Дәүләт статистикасы федераль хезмәте http://www.gks.ru сайтында урнаштырылган, аның күләме 2018 елның II кварталы өчен 44 477 сум тәшкил иткән. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 18.07.1996 ел, № 841 "Балигъ булмаган балаларга алиментларны тотып калу башкарыла торган хезмәт хакы төрләре һәм башка керем исемлеге турында” карары белән билгеләнгән балигъ булмаган балаларга алиментларны тотып калу башкарыла торган хезмәт хакы төрләре һәм башка керем исемлегенең 2 пунктындагы «з» пунктчасы нигезендә, шул исәптән, юридик затның эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле тотылган чыгымнар суммасын алып ташлап исәпләү гамәлгә ашырыла. Салым салуның гомуми режимын кулланучы индивидуаль эшкуарларның керемнәрен раслый торган документларга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен салым салу системасын (бердәм авыл хуҗалыгы салымы) салым салуның гадиләштерелгән системасы, шул исәптән керемнәр рәвешендә салым салу объекты, эшчәнлекнең аерым төрләре өчен йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендәге салым салу системасы салым декларациясе күчермәсе дә керә. Шулай итеп, салым декларациясенең күчермәләрен тапшырганда, бурычларны исәпләү күрсәтелгән керем декларациясеннән чыгып башкарыла. Шуның белән бергә, еш кына шәхси эшмәкәрләр эшчәнлекнең аерым төрләре өчен алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын кулланалар һәм салым органнарына нульле керемнәр белән салым декларацияләрен тапшыралар (шулай ук салым салу объектын билгеләү өчен генә кулланыла торган бүтән керемнәр суммасы белән, алар индивидуаль эшкуарның фактта алынган керемнәрен чагылдырмый). Бу очракта бурычны исәпләү Россия Федерациясе буенча уртача хезмәт хакы күләменнән чыгып башкарыла.  2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы "Башкарма җитештерү турында”  Федераль законның 102 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, суд приставы-башкаручы тарафыннан билгеләнгән алиментлар буенча бурыч күләме башкарма җитештерүнең бер як мәнфәгатьләрен бозган очракта,  мәнфәгатьләре бозылган як судка бурыч күләмен билгеләү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International