Чаңгы ярышлары узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Озын Яңа ел бәйрәмнәрендә күпләр саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә, чана-чаңгы, тимераякта шуарга, кыскасы, озакка сузылган ялларны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә омтылалар. "Имәнкәй» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узган чаңгы ярышларына да бик күп халык җыелды. Чаңгы спортын яратучылар да төрле авыллардан күп җыелган иде. Кышкы спорт бәйрәменә килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул чаңгы спортының сәламәтлек өчен файдалы булуын билгеләп үтте, һәркемгә яхшы ял, шома чаңгы юллары теләде.

Аннан балалар, яшьләр һәм өлкәннәр чиратлап чаңгы стартына кузгалдылар. Гаиләләре белән ирекле чаңгы эзләре буйлап шуучылар да шактый иде.

Тиздән яңа елның беренче чаңгы узышлары җиңүчеләре дә билгеле булды.Иң оста чаңгычылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Быел кар күп, һава торышы кышкача матур.Чаңгы юллары буш тормасын! Бу кышкы спортны яратучыларны алда әле яңа ярышлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International