Әлки районы православие христианнары раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Базарлы Матак авылы Пресвятой Троица чиркәвендә Раштуа хезмәтен әлеге гыйбадәтханә рухание, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков үткәрде.

Бәйрәм иртәсендә гыйбадәтханәгә балалар килә башлады. "Бу - борынгы традиция, - ди атакай Андрей. - Ходай йортына килгән һәр малайга һәм кызга без бик шат. Барлык балаларга да күчтәнәчләр бирәбез».

Бүген район благочинные МЧС бүлегендә һәм эчке эшләр бүлегендә булды, бүлек хезмәткәрләре һәм тоткарланучылар белән очрашты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, әңгәмә үткәрде.

Традиция буенча, Андрей Зиньков күп балалы гаиләләрдә булды, сабыйларны Раштуа бүләкләре белән сөендерде. Ул шулай ук район үзәк хастаханәсендә булды, анда медицина персоналы һәм авырулар белән очрашты, аларның сәламәтлеге турында сөйләде, ятучы авыруларны юатты, аларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International