9 гыйнвар көнне Иске Алпар мәдәният йортында түгәрәкләргә йөрүче балалар "Шалкан” әкиятен күрсәттеләр. Балалар-артистлар әкият персонажының сайланган ролен бик теләп уйнадылар, ә тамашачылар әкияттәге вакыйгалар барышын игътибар белән күзәттеләр. Шулай ук балаларны котларга Кыш бабай да килгән иде, аларның шигырьләрен тыңлап, тәм-томнар белән сыйлады.