Иске Камка авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 15 гыйнварында Иске Карамалы һәм Иске Камка авыл җирлегендәге ике торак пунктта район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында җирлек советының киңәйтелгән утырышы узды.

Җыен авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровның 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланып китте.

2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные Илнар Сибаев таныштырды.

2018 елда башкарылган эшләр турында җирлек территориясендә эшләүче клуб мөдирләре, китапханәче, медицина хезмәткәрләре хисап тотты.

Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Фәрит Вәгыйзов сөйләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.

Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.

Алдынгылар бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International