Базарлы Матакта яшәүче берәүне автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктатканнар. Сәрхүш йөртүче тиздән җәмәгать судьясы каршында җавап тотачак. Кешеләрнең, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, салмыш көе рульгә утырып юлга чыгучыга алдагы ел ярымда җәяү йөрергә туры килер, мөгаен. Шуның өстенә 30 мең сум штраф та түлисе була.