“Ел укытучысы" конкурсының финал сынаулары

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

11-15 март көннәрендә Казан шәһәрендә «Ел укытучысы» конкурсының финал сынаулары узды. "Ел укытучысы–2019”  конкурсы кысаларында, беренче этаптан башлап, катнашучылар педагогик эш стажын исәпкә алып, ике номинациядә бүленә: 3 елдан артык булмаса – «Педагогик дебют», 5 елдан да кимрәк булмаса  – «Ел укытучысы». Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда катнашу өчен «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог билгеләнгән, 26сы – «Педагогик дебют»номинациясендә. Безнең районны физика укытучысы Абдуллин А. Ф. тәкъдим итте. Бу уку елында Татарстан конкурсның яңа моделен сынап карый торган, чаралар исемлеге буенча да, жюри эше системасын оештыру һәм конкурс сынауларын бәяләүдә яңа алымнар буенча да, Россиянең алты пилот регионыннан берсе булды. Айдар Фәргать улын 15 мартта 15.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Универсиада Авылы, 35) узачак конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү өчен чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International