“Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә “Халыкара кошлар көне” үткәрелде.

2019 елның 6 апреле, шимбә

“Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә  ел саен апрель аенда билгеләп үтелүче ЮНЕСКОның "Кеше һәм биосфера" программасы кысаларында үткәрелә торган  “Халыкара кошлар көне” үткәрелде. Үткәрүнең төп максаты-кешеләрнең игътибарын кошларны саклау проблемаларына җәлеп итү. Укучылар иҗади проектларны яклауга әзерләнделәр, сыерчык оялары ясадылар, кошларга кайсы йортта яшәве уңайрак, кош ояларын ничек  дөрес итеп урнаштырырга кирәклеге  өчен өйчекләрне ничек дөрес итеп элү серләре турында  сөйләделәр, безнең якларда яшәүче кошлар белән таныштылар, кош тавышларын тыңлап, һәм истә калдырдырырга тырыштылар. Сыерчык оялары ясау традициясе тирән мәгънәгә ия: кеше кошларга булышып кына калмый, ә шуның аша табигатькә якынлаша. Шунысы куанычлы, балалар гына түгел, аларның әтиләре дә сыерчык оялары ясау белән кызыксыналар. Мәктәп бакчасына 7 сыерчык оясы эленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International