Урман кишәрлекләрен рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү үзенчәлекләре, шулай ук кадастр исәбенә алуның башка актуаль мәсьәләләре буенча ТР Кадастр палатасы лекциясендә каралачак.

2019 елның 26 апреле, җомга

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре 17 май көнне кадастр исәбе үзенчәлекләрен өйрәнү белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен чираттагы лекция үткәрәчәк. Аерым алганда, алар Линияле объектлар урнашкан җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә алу өчен ызанлау планын әзерләгәндә нинди нечкәлекләр булуы; урман кишәрлекләрен, шулай ук аеруча нык саклана торган табигать территорияләре чикләрендә урнашкан участокларны рөхсәт ителгән куллану төрен билгеләү һәм үзгәртү үзенчәлекләре;  күпфатирлы торак йорт милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләүнең яңа кагыйдәләре  һәм суд карары нигезендә техник план әзерләү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Лекция сәгать 10.00 да Кулагин урамы, 1 адресы буенча конференц-залда башланачак.

Лекциядә катнашу өчен 13 майга кадәр  kadastr.tatarstan.ru сайтының  "Хезмәтләр күрсәтү” бүлегенә гариза бирергә кирәк. Кызыксындырган сораулар да алдан ук кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International